5 нче июнь көнне Теләче районында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үтте.
Район башлыгы Илдус Зарипов Теләче халкын, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Ул авыл һәм районның алдынгы хуҗалыкларын, эшчеләрен истәлекле бүләкләр белән бүләкләде, Шулай ук 2016 елның беренче сабые, беренче яшь гаиләләрне котлап аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Аларга эшләрендә уңышлар теләде.
Бәйрәм төрле спорт ярышлары, дәртле җырлар һәм биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Көн яңгырлы булуга карамастан, бәйрәм зур оешканлык белән, күңелле үтте.