Тантаналы рәвештә исем кушу – бу туган сабыйның ата-аналары өчен онытылмаслык бәйрәм, аларның туганнарына һәм якыннарына, һәр кеше тормышында һәм гомумән алганда дәүләттә булган әһәмиятле вакыйга.
Шулай итеп, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 2016 елның 2 июнендә Яшел Үзән районында572 нче туган сабыйны теркәү тантанасы булып узды. Бу теркәү Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иде. Бәхетле Марсель һәм Кристина Хәмидуллиннар гаиләсе икенче тапкыр әти-әни булдылар, аларның 2016 елның 30 маенда уллары туган. Баланы бик матур ир-ат исеме Кәрим диеп гарәп исеме белән бар булган мәхәббәт һәм шатлык хисләрен биреп атадылар.
Дәүләт документы – туу турында таныклык Кәрим Марсель улы Хәмидуллинга –ата-анасы белән шатлыклы һәм тантаналы мизгелне уртаклашкан якын туганнары барында тапшырылды . ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең котлаулары, бәхетле ата-аналар җылы һәм бәхетле хисләр тудырдылар. Барлыгы бу матур җәйге көндә ГХАТ бүлегендә 13 яңа туга бала теркәлгән: 6 малай һәм 7 кыз бала.