Сабантуе – татар халкының милли бәйрәме. Бу бәйрәм язгы кыр эшләре беткәч игенчеләребезне данлау, мактау хөрмәтенә үткәрелә. 4 июнь көнне авыл җирлекләрендә сабантуйлары гөрләп узды. Сабантуй мәйданнары иртәдән үк үзенә барлык авылдашларны, читтән кайткан кунакларны дәште. Килгән кунакларны авыл җирлекләре башлыклары һәм мәдәният хезмәткәрләре дәртле җыр – биюләр, нәфис сүз белән каршы алды. Авыл җирлекләрендә эшләүче оешма җитәкчеләре барлык уеннарны матур итеп оештырдылар. Иң элек мәйданда алдынгы игенчеләр хөрмәтләнде, аларга багышланып дәртле җырлар яңгырады, аннан ике сабантуй арасында гаилә корган яшь парларны, яңа туган сабыйларны, тәрбиягә балалар алган гаиләләр, 4, 5 июнь көннәрендә үзләренең гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләр, бергә тормыш корып 50, 55, 60, 65 ел бергә яшәүче гаиләләр бүләкләнде. Сабантуе таҗы – татар көрәше, ат чабышы, дәртле уеннар –барысы да булды. Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын!
Сабан туе, хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе
Бәйрәм итик көн буе!