Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе, хезмәт һәм дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бу бәйрәмдә һәр елны Балтач районында иң өлкән кешеләрне, яңа өйләнешкән парларны һәм яңа туган балаларның әти-әниләрен бүләкләп үтәләр. Быел да 4 июнь көнне Балтачта Сабантуйда мәйдан уртасына районның иң өлкән кешесен-102 яше тулган Васильева Ольга Васильеваны зурлап чакырдылар. Яңа өйләнешкән Рифкат һәм Гөлчәчәк Валишиннар гаиләсенә, шулай ук Сабантуй алдыннан Шарафутдиновлар гаиләсендә дөньяга аваз салган беренче малайларына район башлыгы исеменнән матур теләкләрен юллап, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балтач бистәсенең иң озак бергә яшәүче гаилә - Хамбаловлар гаиләсе быел 65 ел бергә торуларын билгеләп үттеләр. Аларга да Сабантуй мәйданында истәлекле бүләк тапшырылды.