Альтернатив мәйданчыкта язылышу башланды.
Беренчеләрдән булып Игорь белән Елена Савиннар язылыштылар. Искә төшерик, Киров ГХАТ бүлегендә ремонт булу сәбәпле, җәй вакытына, рәсми язылышулар өчен өстәмә мәйданчык ачылу турында карар кабул ителде. “Полимер” мәдәният йортында (Рахимова ур., 29) язылышу вакытын һәм көнен дәүләт порталында билгеләп була, ә гаризаны Киров ГХАТ хезмәткәрләре Казан шәһәренең ГХАТ идәрәсендә кабул итәләр.