2016 елның 4 июнь көнендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында “Сабантуй” бәйрәме узды

2016 елның 5 июне, якшәмбе

 Сабантуй бәйрәме – татар халкының иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Ул хезмәт һәм дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме.  Бу бәйрәм Россиянең һәрбер өлкәләрендә билгеләп үтелә.

Район башлыгы Павел Лоханов авылдашларны, райондашларны шушы матур бәйрәм “Сабантуй” бәйрәме белән котлады. Һәм Республика Президенты Рөстәм Миннихановның котлавын укыды.

 Ничек гаиләне сакларга,ничек гомер буе мәхәббәттә һәм тугрылыкта яшәргә? Бу сорауларга җавапны быел алтын туйларын билгеләп үткән гаиләләр беләләр.  Бу Әлхәп һәм Рафика Хайруллиннар, Тәүзит һәм Сәрия Идиятовлар Кама Тамагы штп дан, Рәфит һәм Рәмзия Хамидуллиннар Иске Барыш авылыннан, Рәшит һәм Наилә Зиннатовлар Кече Мәрәтхуҗа авылыннан. Традиция буенча район башлыгы Павел Лоханов шушы гаиләләргә түбәтәйләр һәм ак мамык шәлләр, шулай ук истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хаты тапшырды.

Шулай ук безнең районда бәйрәм алдыннан гына дөньяга аваз салган иң яшь гражданнар да игътибардан читтә калмады. Районда иң олы кешеләр булып хатын – кызлар арасында–Сөләйманова Халисә Гиният кызы, ирләр арасында – Давыдов Петр Яков улы санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International