Җиргә яңадан татар халкының сагынып көтеп алынган борынгы бәйрәме Сабантуй килде. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары, биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме безгә еллык бетмәс-төкәнмәс энергия, рухи торыш, һәм талантларны ачу, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу өчен бик яхшы мөмкинлек бирә. Милли рух җәүһәре - Сабантуй Сарманда да, район авыл җирлекләрендә дә үзенчәлекле һәм кабатланмас булып уза. Шушы олуг бәйрәмебездә кыр һәм көрәш батырлары, хезмәт алдынгылары, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш казанганнар, юбилярлар хөрмәтләнде.