ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 8 июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Лаешның бала тудыру йортында искиткеч сабыйлар – Дмитрий һәм Кира туды. Дөньяда иң бөек могҗиза барлыкка килде, планетада җылырак һәм яктырак булып китте һәм алар хөрмәтенә күктә юл күрсәтүче йолдыз кабынды!

ЗАГС бүлеге тантаналы төстә ике бәләкәчне теркәде, Крестина Александровна һәм Сергей Вячеславович Ивановлар белән Алена Вячеславовна һәм Ярослав Олегович Лещенко гаиләләренә туу турында таныклык һәм йомшак уенчык сыйфатында истәлекле бүләк тапшырды.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы А. Р. Хәйруллин тантаналы чарада гаилә ныклыгы һәм бердәмлеге белән танылган, уртак хезмәт белән иминлеккә ирешеп һәм балаларын лаеклы гражданнар итеп үстергән өчен юбиляр гаиләләргә  рәхмәт һәм тирән мәрхәмәт сүзләре җиткерде.

Никонор белән Антониданың туйлары тәүлектән артык барган. Гадәт буенча, аларны бу көнне авылдагы 33 йортка чакырып кунак итәләр.

Туганнарының, күршеләренең туйдагы теләкләрен, киңәшләрен үтәргә тырышып, бу пар шуннан соң 50 ел бик тату гомер итә. Моның өчен үрнәк Калмыковларны хәтта медаль белән бүләкләделәр.

Киңәшмә барышында каралган сорауларның берсе булып ЗАГС бүлеге мөдире Л.М. Дианованың “ЗАГС бүлегенең 2016 елның 1 яртыеллыгында төп статистик күрсәткечләре» дигән чыгышы булды.

Бүген Сарманда, район Советының атналык киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Иң беренче итеп Казан шәһәре символларын 200 һәм 2000 сум купюраларын сурәтләүдә актив тавыш бирүне тәэмин итү турында район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чыгыш ясады.


10
июль, 2016 ел
якшәмбе

Якты һәм онытылмаслык булып калачак бу көн дистәләгән ел дәверендә мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән күп кенә гаилә, аларны хөрмәтләү тантанасына килгән шәһәр һәм республика җитәкчеләре хәтерендә. “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”нә багышланган бәйрәм чарасы Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге паркында узды.

7 нче балалар бакчасына йөрүчеләр үзләренең кадерле  әти- әниләрен , әби-бабайларын, энеләрен, сеңелләрен гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар. Гаилә һәр кешенең тормышында аерым урын алып торганлыктан  бу бәйрәм ,яшь булуына карамастан, безнең һәрберебезгә бик якын.

         Озак  еллар бергә гомер иткән парлар бик сирәк очрый. Тыл һәм хезмәт ветераннары Иван Константин улы белән Раиса Иван кызы  шушы көннәрдә рәхмәт туйларын билгеләп үттеләр.

        Алар сугыш елларында танышып бергә үскәннәр, тора-бара дуслыклары  гомерлек мәхәббәткә әверелгән. 1946 нчы елны ,сугыш бетүгә, гаилә коралар. Иван Константин улы һәм Раиса Иван кызының  45 еллык хезмәт юллары төрле хөкүмәт бүләкләре белән бизәлгән.

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышланган чараларның иң күренеклесе – Нуриевлар гаиләсенә “Ярату һәм тугрылык өчен” медален тапшыру тантанасы булды. 62 ел бергә яшәгән бу гаилә - соклангыч, һәркемгә үрнәк.

  8 нче июль көнне Болгар шәһәрендә үзәк мәйдан гөр килеп торды. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итәргә төрле буын кешеләре җыелды. Халык арасында балалар да, яшьләр дә, урта буын вәкилләре дә бар иде.

Бу бәйрәмне әле күптән түгел генә билгеләп үтә башласалар да, аны көтеп алалар, чөнки гаилә тормышыбызның төп нигезен тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International