Бүген Сарманда, район Советының атналык киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Иң беренче итеп Казан шәһәре символларын 200 һәм 2000 сум купюраларын сурәтләүдә актив тавыш бирүне тәэмин итү турында район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чыгыш ясады.
Районда туучылар санын артыру чаралары турында ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина һәм үзәк хастаханә баш табибы Илдус Шакиров сөйләде.