Якты һәм онытылмаслык булып калачак бу көн дистәләгән ел дәверендә мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән күп кенә гаилә, аларны хөрмәтләү тантанасына килгән шәһәр һәм республика җитәкчеләре хәтерендә. “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”нә багышланган бәйрәм чарасы Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге паркында узды.
Чараның кунакларын әлеге бәйрәм көне символы-ромашка төшкән ап-ак флаглар каршы алды.
Бәйрәмдә тантаналы рәвештә 30 ел бергә гомер итүче Юрий һәм Людмила Исаншиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медальне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Альбина Рафаил кызы Шәвәлиева һәм Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәдис улы Сәхибуллин тапшырдылар.
Бәйрәм чарасында катнашучыларның көчле алкышлары астында, гаилә башлыгы эшләүче ЭПУ “Яшел Үзән “Газ” предприятие җитәкчесе исеменнән, кыйммәтле бүләк, кер юу машинасы тапшырылды.
Аерым котлау сүзләре, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр законлы никахта 20 елдан артык торучы Динар һәм Лилия Нугумановлар, Зөфәр һәм Гөлнара Хаялеевлар, Рәшидә һәм Зәйтүны Загировлар, Шамил һәм Наилә Ибрагимовлар, Алмаз һәм Гөлнара Забировлар гаиләләренә тапшырылды.
Бигрәк тә мәгънәле булып зур гаилә стажы булган Владимир һәм Лидия Головиннар гаиләсе, Хамис һәм Вафиля Хикматуллиннар, Яков һәм Татьяна Палей гаиләләреннән яшь парга Ришат һәм Гөлнара Сафиуллиннар вәгазь булып яңгырады.
Бәйрәм чарасы тәмамлангач катнашучылар туй вальсы һәм гашыйклар аллеясында агач утырттылар.