Әлмәт муниципаль районы башлыгы А. Р. Хәйруллин тантаналы чарада гаилә ныклыгы һәм бердәмлеге белән танылган, уртак хезмәт белән иминлеккә ирешеп һәм балаларын лаеклы гражданнар итеп үстергән өчен юбиляр гаиләләргә рәхмәт һәм тирән мәрхәмәт сүзләре җиткерде.
Гореф-гадәт буенча “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне " уңаеннан, Әлмәт ял паркында тантаналы юилярларны хөрмәтләү чарасы булып узды. Җаваплы эштә саллы гына гаилә стажы булган бергә 25 елдан артык гомер кичергән: Кахичко һәм Багаутдиновлар гаиләсен алтын юбилее белән, Рассохиннар һәм Губайдуллиннар гаиләсен рубин юбилее белән , Петровлар, Җиһаншиннар, Мавлетбаевлар һәм Талиповлар гаиләсен энҗе туй юбилее белән, Садыковлар гаиләсен мәрҗән туй юбилее һәм Ибрагимовлар гаиләсен көмеш туй юбилее белән котланылды.
Әлмәт шәһәре гаилә ныклыгы һәм бердәмлеге белән танылган, уртак хезмәт белән иминлеккә ирешеп, балаларын лаеклы гражданнар итеп үстергән гаиләләре белән горурлана. Гаилә һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга хезмәт куйган кешеләр, яшьләрдә хөрмәт итүгә омтылыш, кайгыртучанлык, аңлау һәм тугрылык тәрбияләүдә үрнәк булып тора.