Минем гаиләм

2016 елның 10 июле, якшәмбе

7 нче балалар бакчасына йөрүчеләр үзләренең кадерле  әти- әниләрен , әби-бабайларын, энеләрен, сеңелләрен гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар. Гаилә һәр кешенең тормышында аерым урын алып торганлыктан  бу бәйрәм ,яшь булуына карамастан, безнең һәрберебезгә бик якын. Алып баручылар ( тәрбиячеләр Э.В.Хакимова һәм С. А. Мәхәммәтгалиева) балаларга шушы бәйрәмнең барлыкка килү тарихын тасвирлаган мультфильм күрсәттеләр. Балалар гаиләгә кагылышлы төрле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар.Бәйрәм ахырында балалар барлык гаиләләргә  дә бәхет, мәхәббәт  теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International