ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 08 июлендә Халыкара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетында Васильево шәһәр тибындагы поселокта тантаналы рәвештә Галявиев Равил Бадри улы һәм Хәтимә Солтан кызы гаиләсе хөрмәтләү тантанасы узды.

2016 елның 11 июль көнендә “Милосердие” үзәгендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе эшчесе Галина Кузнецова элеге үзәктә даваланучылар белән очрашу уздырды.

Аның чираттагысы бөтен Россия бәйрәйме "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә” туры килде.  Паспортны Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гыйләҗев Дамир Рашат улы һәм паспорт өстәле җитәкчесе Эльвира Марданшина тапшырдылар. Шакирова Светлана – ЗАГС бүлегенең баш билгече, паспорт турында тарихы мәгълүмәтләр турында сөйләде. Мондый истәлекле көн яшь Россия гражданнарының күңелендә матур истәлек булып озак сакланыр.

Сарман авылы ял паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган  “Мәхәббәт белән тулсын йорәкләр” исеме астында концерт узды. Район җитәкчелеге исеменнән гаилә юбилярларына, бу истәлекле көндә никахлашкан парларга котлау сүзләре җиткерелде. Шул теләкләргә кушылып ГХАТ хезмәткәрләре бәйрәмдә катнашкан гаиләләргә кыр ромашкасы букетлары бүләк иттеләр.

2016 елнын 8 нче июле - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу уңайдан Актүбә бистәсендә зур бәйрәм билгеләп үтү матур йолага әверелде. Бәйрәмгә hәр гаилә чакырылды. Эгәр гаиләдә мәхәббәт һәм тугрылык булса, бу гаилә нык булачак. Чакырылган hәр гаилә үз үрнәге белән моны исбатлады.

2016 елның 11 июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Ширәмәт һәм Кызыл Чапчак авылы җирлегендә Башкарма комитеты гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеге өлкәсендә эшен өйрәнде.

   9 нчы июль көнне Мамадыш районында Нократ елгасы яр буенда, Бөтенрәсәй кысаларында уза торган “Гаилә, ярату һәм тугрылык көне” бәйрәме булып узды. Табигатьнең көйсезлегенә карамастан, мамадышлылар үзләренең икенче парлары һәм балалары белән ашыгып бәйрәмгә килделәр.

       8 июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Урыссу бистәсендә яңа матур 3 гаилә барлыкка килде. Лилия һәм Харис Нигматуллиннар, Эльза һәм Руслан Заитовлар, Глюса и Ринат Гареевлар үзләренең  мәхәббәт хисләрен бу көнне ГХАТ бүлегендә теркәделәр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре аларны бу матур бәйрәмнәре белән чын күңелдән котладылар.

2016 елның 8 июлендә Кама Тамагы муниципаль районы Иске Казиле авыл җирлегенең Атабай авылында  Гимрановлар гаиләсен котладылар. 53 ел бергә татулыкта гомер кичергән гаиләгә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды.

Гимрановлар гаиләсе авыл җирлегендә хөрмәткә лаеклы зур гаилә. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова зур гаиләне шушы матур вакыйга белән котлады,аларга бәхет теләде.

2016 елның 8 июлендә Зәй муниципаль районыннда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтте. Тантаналы чарада бергә мәхәббәттә һәм ризалыкта торган  гаиләләр катнашты. Аларга бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International