Сарман авылы ял паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Мәхәббәт белән тулсын йорәкләр” исеме астында концерт узды. Район җитәкчелеге исеменнән гаилә юбилярларына, бу истәлекле көндә никахлашкан парларга котлау сүзләре җиткерелде. Шул теләкләргә кушылып ГХАТ хезмәткәрләре бәйрәмдә катнашкан гаиләләргә кыр ромашкасы букетлары бүләк иттеләр.