Кама Тамагы муниципаль районында “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшыру

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

2016 елның 8 июлендә Кама Тамагы муниципаль районы Иске Казиле авыл җирлегенең Атабай авылында  Гимрановлар гаиләсен котладылар. 53 ел бергә татулыкта гомер кичергән гаиләгә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды.

Гимрановлар гаиләсе авыл җирлегендә хөрмәткә лаеклы зур гаилә. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова зур гаиләне шушы матур вакыйга белән котлады,аларга бәхет теләде.

Үзе исеменнән һәм муниципаль район Башлыгы исеменнән  “Мәхәббәт һәм тугырылык” медален Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты  җитәкчесенең урынбасары Сороковнина Елена Владимировна тапшырды һәм аларга истәлекле буләкләр тапшырды.

Изге теләкләр белән авыл җирлеге җитәкчесе Илдус Сагдиев чыгыш ясады.Бу теләкләргә  Гимрановларның балалары,туганнары,оныклары да кушылды.Авыл җирлеге сәркәтибе Алсинә Абдулхай кызы авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International