Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының авыл җирлекләрендә планлы тикшерү

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

       2016 елның 11 июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Ширәмәт һәм Кызыл Чапчак авылы җирлегендә Башкарма комитеты гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеге өлкәсендә эшен өйрәнде.

      Әлеге чараның максаты – авыл җирлекләре сәркатипләренә юридик мәсьәләләр буенча методик ярдәм күрсәтү, Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең архив фонды дөрес формалаштыру. Тикшерү нәтиҗәсендә кагыйдә бозулар ачыкланмаган, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә дәүләт хезмәте күрсәтү буенча халыкка хезмәт күрсәтү яхшы дәрәҗәдә дип билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International