2016 елнын 8 нче июле - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу уңайдан Актүбә бистәсендә зур бәйрәм билгеләп үтү матур йолага әверелде. Бәйрәмгә hәр гаилә чакырылды. Эгәр гаиләдә мәхәббәт һәм тугрылык булса, бу гаилә нык булачак. Чакырылган hәр гаилә үз үрнәге белән моны исбатлады. 60 ел бергә, тату гомер иткэн мондый гаиләләр күп Актүбә бистәсендә. Болар: Баушиннар гаиләсе - Дмитрий Александрович һәм Любовь Николаевна; Садыковлар гаиләсе – Сабит Гибитович һәм Каусария Кабировна; Гилязовлар гаиләсе – Халфутдин Заляевич һәм Газиля Ахметзяновна. Алар гомер буе туган Актүбә бистәсендә бергә яшәгәннәр, балалары һәм оныклары шушында туып үскәннәр. Шушы гаиләләрнең хезмәте һәм тырышлыгы белэн данлы безнең Актүбә бистәсе. Актүбә бистәсенә дә быел 60 ел тула. Бистәбездә "алтын" юбилярлар да бар. Алар биш лаеклы пар: Камалиевлар гаиләсе – Азат Сахабович һәм Рәхимә Рәхимовна, Базгетдиновлар гаиләсе – Фәрит Гаптраупович һәм Сания Минзиевна, Харрасовлар гаиләсе – Алмаз Салихович һәм Гөлсинә Валеевна, Аверьяновлар гаиләсе – Леонид Семенович һәм Нина Николаевна, Гыйбадуллиннар гаиләсе - Данут Кәлимуллович һәм Шәмсиева Гульнафида Амирзагитовна. Элеге һәр гаилә турында китап язарга була, аларнын бөтен тормышы Актүбә бистәсе, туган Татарстаныбыз белән бәйле. Шулай ук бәйрәмгә күп балалы Гатиннар гаиләсе дә чакырылган иде. Аларның - Руслан һәм Алинәнең - бишенче балалары –Карина доньяга килде. Карина безнең бистәдә иң яше. Барлык чакырылган кунаклар бик күп матур сүзләр, котлаулар ишеттеләр, истәлекле бүләкләр алдылар. Бәйрәмнең спонсорлары –торле оешмалар - анда күп еллар элек хезмәт куйган безнең юбилярлар. Гагарин исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең концерт номерлары белән бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр.