ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2016 ел
сишәмбе

8 июль көнне Әлмәт муниципаль районында зур колач белән “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” булып үтте. Бу көн шулай ук изге князь Петр һәм Феврония Муромскийлар үрнәк гаиләсе дип саналган, тугрылык һәм гаилә бәхете саклаучы изгеләр көне дип атала. Бу бәйрәм шактый яшь булуга карамастан, аның популярлыгы елдан ел арта бара.

Менә инде тугызынчы ел илебез буйлап “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне“ халык бәйрәме атлый. Ул 8 июльдә билгеләп үтелә. Яхшы традицияне без, лаешлылар да бик теләп күтәреп алдык һәм кояшлы җылы көндә Лаеш муниципаль районының Горький паркында зур “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне“ бәйрәме булды.

62 ел парлы гомер юлы узган Гаделҗан һәм Диләфрүз Габидуллиннар “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә лаек булды. Шул уңайдан Чүри-Бураш авылы мәдәният йортында зур кичә булып узды.

      Ютазы районы Уруссу бистәсендә яшәүче  Татьяна һәм Ринат Гарифуллиннар  35 ел бергә гомер сукмагыннан атлап баралар. Аларның бу зур юбилейларын балалары, туганнары зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.

Бәйрәмгә авылның яшь гаиләләре  чакырылган иде. Алар төрле конкурсларда  актив катнаштылар. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итеп дискотека беләр тәмамланды. Ромашка чәчәкләреннән торган букетларны, балалар әниләренә бүләк иттеләр.


11
июль, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 11 июлендә Мөслим ГХАТ бүлегендә 100нче бала теркәлде! Марат һәм Резеда Җиһангировларның гаиләсендә ике кыздан соң көтеп алган уллары туды. Бәхетле әти-әни бәләкәчкә Илдан дип матур исем куштылар. Әлеге исемнең мәгънәсе “Ил, халык даны, горурлыгы” дигәнне аңлата.

8 июльдә ЗАГС бүлеге, гадәттәгечә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышланган бәйрәм тантанасы уздырды. 50 ел бергә гомер итүче парларны башкарма комитет җитәкчесе Р.Л.Исланов котлады, бүләкләр тапшырды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Нурлат муниципаль районында тантаналы рәвештә 14 яшь тутырган үсмерләргә паспортлар тапшырдылар. Бу көн - яшьүсмеләрнең тормышында дулкынландыргыч һәм бик мөһим вакыйга. Паспорт алу – ул кеше тормышында мөстәкыйльлек, үз-үзең өчен җаваплылык, зур тормышка аяк басу.

          11 июль кɵнне Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә яңа туган Мария Галяутдинова язылып чыгуы аның бәхетле ата-аналарына туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырылуы белән узды.

Чараны районның  гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге  җитәкчесе Надежда Ермолаева оештырган иде. Бәйрәмнең кунаклары тирә-як авылардан җыелган гаиләләр төрле конкурслар аша бердәм гаилә булуларын күрсәттеләр . Бәйрәмдә район башкарма комитетының социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Рафия Гайнуллина катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International