Мөслим районы ГХАТ бүлегендә 100нче бала туу очрагы теркәлде

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

2016 елның 11 июлендә Мөслим ГХАТ бүлегендә 100нче бала теркәлде! Марат һәм Резеда Җиһангировларның гаиләсендә ике кыздан соң көтеп алган уллары туды. Бәхетле әти-әни бәләкәчкә Илдан дип матур исем куштылар. Әлеге исемнең мәгънәсе “Ил, халык даны, горурлыгы” дигәнне аңлата.

ГХАТ бүлеге, бәхетле әти-әнине котлап, сабыйларының сау-сәламәт, тәүфикълы, акыллы малай булып үсүен, әти-әнисенең һәм илебезнең горурлыгы булуын теләп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International