62 ел парлы гомер юлы узган Гаделҗан һәм Диләфрүз Габидуллиннар “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә лаек булды. Шул уңайдан Чүри-Бураш авылы мәдәният йортында зур кичә булып узды. Медаль ияләрен район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбысары Л.Р.Сафина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Р.И.Насыйбуллина һәм авыл җирлеге башлыгы Л.Н.Хәйруллина тәбрик иттеләр, изге теләкләрен юлладылар. Авылдашлар, күршеләр белән бергәлектә үткән бу бәйрәм барчасының да күңеленә хуш килде.