Әлмәт муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”

2016 елның 12 июле, сишәмбе

8 июль көнне Әлмәт муниципаль районында зур колач белән “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” булып үтте. Бу көн шулай ук изге князь Петр һәм Феврония Муромскийлар үрнәк гаиләсе дип саналган, тугрылык һәм гаилә бәхете саклаучы изгеләр көне дип атала. Бу бәйрәм шактый яшь булуга карамастан, аның популярлыгы елдан ел арта бара.

Бөтен атналык гаиләнеңтирән мәгънәгә ия булуын символлау билгесе астында узды. Мәсәлән, Драма театры артистлары балалар сәламәтлек лагерьларында үзенең тамашаларын тәгъдим иттеләр. Тамашаның төп темасы әлбәттә, гаилә кыйммәтлекләренә багышланды. Шулай ук авыл җирлекләрендә, мәдәният йортларында балалар һәм олыларга гаилә тематикалы программалар, ял кичәләре, конкурслар булып узды. Яшүсмерләр клубында фотоконкурслар, мастер-класслар, яшьләр диспуты уздырылды. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты “Опека” идарәсендә аналар һәм балалар сораулары буенча “кайнар линиясе” эшләде.

8 июль көнне шулай ук шәһәр паркында көмеш, алтын һәм бриллиант юбилярларны масштаблы, тантаналы хөрмәтләү чарасы булып узды. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч кульминациясе булып, 60 ел бергә тормыш иткән Хуҗәхмәтов Васыл Фатыйх улы һәм Әлфинур Солтан кызына һәм 54 елдан артык тормыш кичергән Нурутдинов Дамир Мәхмүт улы һәм Гөлсинә Әхәт кызына “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен дип аталган медаль буләк  итү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International