ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Нурлатта бер вакытта 6 гаилә никахларын законлы рәвештә төркәде. Гаилә гимны, бар җирдә дә бәйрәм символы – ромашкалар, ак күлмәкләре белән аккошларны хәтерләтүче кәләшләр, алар янәшәсендә көяз кияү егетләре һәм күпләгән кунаклар, бәйрәм традицияләрен чагылдырган композицияләр...


12
июль, 2016 ел
сишәмбе

12 июльдә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М. Григорьева ветераннар Советы җитәкчесе И.А.Низамов белән Мелкумянцлар гаиләсендә булдылар һәм бәйрәм белән котладылар. Г.Т. Мелкумянц Алабуганың беренче башлыгы, Валентина Георгиевна - 19 ел ЗАГС бүлеген җитәкли. Аларны Алабуга халкы бик хөрмәтли.

Яшь парлар КСЦО "Ышаныч" психологы Миронова Элина Викторовна белән фикер алыштылар. Булачак кияүләр һәм кәләшләр аралашу барышында алынган мәгълүматны биш балл белән бәяләделәр.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Нурлатта зур бәйрәм үткәреледе. Чарада исә яшь гаиләләргә үрнәк булырлык, гаилә кыйммәтләрен кадерләргә чакыручы онытылмаслык мизгелләр күп булды. Бәйрәмдә Алексей һәм Татьяна Федоровлар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде.

     “Төнге сабан туй”, “Мәхәббәт бәйрәме”, “Чәчәк бәйрәме", "Дуслык бәйрәме" - ничек кенә атамыйлар Мамадыш районында уздырыла торган милли керәшен-бәйрәмен. Питрау бәйрәме Татарстанда яшәүче халыкларның бер-бер артлы элек-электән ел саен яз ахыры-җәй башында уза торган тантаналарын тәмамлый.

Быел да, шундый матур һәм истәлекле көнне, ЗАГС бүлегендә 10 пар үз мөнәсәбәтләрен теркәделәр. Әмма кульминицаясе булып Шакировлар гаиләсенә тантаналы рәвештә район башлыгы Шайдуллин Марсел “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаль тапшыруы булды.

Ачылу татнанасында Россия Федерацисенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гильметдинов катнашты. Тантанада район башлыгы Альберт Ильгизәр улы Рәхмәтуллин Бәрлебаш авылында яшәүче Баһаутдиновлар гаиләсенә ана, гаилә дәүләт сертификатын тапшырды.  25, 30, 35, 55 бергә гомер итүче гаилә парларын тәбрикләде.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Бөгелмәнең үрнәк гаиләләрен зурлау, тәбрикләү өчен менә дигән бәйрәм булды.

Бу көнне Никахлашу сараенда гаилә тормышының алтын юбилее белән Басанаевларны котладылар. Аларның бергә – гомергә, дип яшәүләренә – 50 ел. Гаиләләрендәге үзара мөнәсәбәт бик күпләргә үрнәк булып тора.

2016 елның 8 июлендә Мөслим районы ГХАТ бүлегендә Дилүс һәм Гөлназ Хәйбрахмановлар, Илсур һәм Нурисә Гильмутяновларның язылышу тантанасы булып узды. ГХАТ бүлеге белгече Д.М. Шакирова яшь парларны икеләтә бәйрәм белән котлады. Залда утыручы һәр гаиләгә дә иминлек, ныклы сәламәтлек теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International