Быел да, шундый матур һәм истәлекле көнне, ЗАГС бүлегендә 10 пар үз мөнәсәбәтләрен теркәделәр. Әмма кульминицаясе булып Шакировлар гаиләсенә тантаналы рәвештә район башлыгы Шайдуллин Марсел “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаль тапшыруы булды. Җәмил Вәгыйз улы гер спорты буенча 3 тапкыр Дөнья Кубогы иясе, абсолют җиңүче һәм рекордчысы, 4 тапкыр Россия Кубогы иясе, 16 тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы. Хәзерге вакытта тренер булып эшли һәм яшь спортчылар әзерли. Хатыны Зөлфирә Ахнәф кызы профессиональ белгеч, үз эшенең остасы, ПАО "Татнефть” идәрәсенең бер цехында эшли. Бу үрнәк гаилә, балаларында алар зур мәхәббәт, әхлак белән тәрбияләгәннәр. Шакировлар гаиләсе 32 яшьлек тәҗрибәсе белән яшь Алёшиннар гаиләсе белән уртаклаштылар. Бу көнне һәр бер парны ЗАГС белгечләре җылы сүз, район башлыгының котлау кыягазы һәм ромашка чәчәк бәйләме белән бүләкләделәр.