"Казан" гаилә Үзәгендә Френкель Арон Гдаль улы һәм Генриэтта Яков кызының гаилә тантанасы узды. Алар алтын юбилейларын билгеләп үттеләр.

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Алар алтын юбилейларын билгеләп үттеләр.


         Арон Гдальевич – техник фәннәр кандидаты, РФ атказанган машина төзүчесе,  РФ фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты,  Россиянең медик-техник фәннәр академиясе академигы. “Микрохирургия инструментлары” ЯАҖ генераль директоры. Титан сплавтан микрохирургия коралларын җитештерүгә нигез салучы һәм оештыручы. Бу эшләнмәләр буенча ул 18 авторлык таныклыкларына ия.


        Генриэтта Яковлевна әтисе юлыннан китә. Музыкаль белем алгач 6 нчы балалар музыка мәктәбенә фортепианодан укытучысы булып эшкә килә. Һәм менә инде 50 елдан артык ул бу мәктәптә укытучы булып эшли. Озак вакытлар мәктәпнең фортепиана бүлеген җитәкли. Ел саен аның укучылары шәһәр һәм республика бәйгеләрендә беренче урыннарны яулыйлар. Ул үз эшенә гашыйк, хәтта ял көннәрендә анда булырга әзер.
 

        Юбилярларның бер кызлары бар – Бэлла, ә хәзер алар ике оныкларына сөенеп гомер итәләр.
       

Беренче очрашкан көннән соң күп еллар үтсә дә, Арон Гдальевич белән Генриэтта Яковлевна бер-берсен элеккечә яратып, кадерләп яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International