2016 елның 8 июлендә Мөслим районы ГХАТ бүлегендә Дилүс һәм Гөлназ Хәйбрахмановлар, Илсур һәм Нурисә Гильмутяновларның язылышу тантанасы булып узды. ГХАТ бүлеге белгече Д.М. Шакирова яшь парларны икеләтә бәйрәм белән котлады. Залда утыручы һәр гаиләгә дә иминлек, ныклы сәламәтлек теләде.