ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 Минзәлә районы, Гөлек авылында яшәүче Харисов Фәнис Һәм Гәлфирә гаиләсендә 18 ел көткән  сөенечле вакыйга – игезәк кыз һәм уллары туды. Балаларга Әмир һәм Зәмирә исеме куштылар. Харисовлар гаиләсе шушындый зур бүләк өчен Нуриевлар клиникасына бик зур рәхмәтле.


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсендә уникаль масштаблы «Гаилә альбомы» проекты кысаларында бәйрәм чарасы узачак.

Кичен нурлатлылар янә үзәк мәйданга – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан оештырылган бәйрәм концертына ашыктылар. Бәйрәмдә район гаилә фотоконкурсы нәтиҗәләрен тупладылар. Чарада 55, 40 һәм 5 ел элек 8 июль  көнендә язылышкан парлар катнаштылар.

12 июльдә Апас туган якны өйрәнү музее бинасында июнь аенда 14 яше тулган егет-кызларга тантаналы төстә паспортлар бирелде. Биредә хакимият, миграция хезмәте вәкилләре, музей коллективы, ЗАГС бүлеге белән беррәттән “Яшь Гвардия“нең Татарстан бүлеге башлыгы Динар Бариев һәм Яшь Гвардиячеләр дә катнашты. Әти-әниләр, балалар һәм кунаклар күңеленә кичә хуш килде.

2016 нчы елның 13 нче июлендә Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 9 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Чараны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы ачып җибәрде.

8 июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Апаста «Аерылуларсыз көн” акциясе узды. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре урамда халык белән очрашты, тигез, матур тормыш, саф мәхәббәт теләде, бер-берләренә юл куеп яшәргә өндәде. Шулай ук парлар арасында сораштырулар үткәрелде, аерылуның иң киң таралган сәбәпләрен  ачыкланды.

Бу Максим белән Алия Таҗиевлар гаиләсе һәм Марат белән Алисә Якуповлар гаиләсе булды. Игезәк балалар туу ул икеләтә бәхет һәм шул ук вакытта икеләтә җаваплылык. Чын күңелдән бу зур гаиләләргә исәнлек-саулык, сабырлык һәм бәхет телибез.

Шушындый лозунг астында Балык Бистәсе муниципаль районының хастаханәсендә ачык ишекләр көне узды. Чараның төп оештыручылары: гражданлык хәле актын теркәү бүлеге, район үзәк хастаханәсе, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, район мәгариф бүлеге, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәре булды.

Бриллиант туй – ул 60 ел уртак язмыш, уртак гомер. Бу туй алмаз туй дип тә атала.  60 ел бергә бәхетле гомер итү ул   иң кыйммәтле, затлы асылташ  - бриллиантка, алмазга тиң гомер.  

      Ютазы районы Урыссу авылында яшәүче Зилә һәм Марат Фаздуллиннар Аккургаш туйларына якынлашып киләләр. “Тиздән бергә яшәүбезгә 10 ел якынлашса да, сөю-мәхәббәт хисләребез гел элеккечә, баллы айларыбыздагы кебек“,- диләр алар. Инде ике йөрәк җимешләре үсеп килә, яңа зур йортларының тәрәзәләреннән бәхет сибелеп тора. Аларны бу юбилейлары белән 8 июль көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International