Үзенең туган көненә һәм шәһәребезнен 50 еллыгына багышлап, “MoyNizhnekamsk” өстәмәсе “Түбән Кама мин яратам сине” дип исемләнгән бәйге оештырды.
Еллар аша тормыш авырлыкларын үтеп, мәхәббәтләрен саклап кала алган ныклы гаиләләр, әлбәттә, хөрмәткә, игътирам һәм үрнәк алуга гына түгел, бүләкләнүгә дә лаек. Мөслим районында да мондый гаиләләр аз түгел, быел “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә районның иң матур һәм ныклы гаиләләреннән берсе –Яңа Сәфәр авылыннан Нуруллиннар гаиләсе тәкъдим ителде.
Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 550 сабый теркәлде: 263 малай һәм 287 кыз.
Тукай районы Биюрган авылында 55 ел бергә бәхетле гаилә корып яшәүче Гайнутдин Хайрутдинович һәм Минемагфия Салиховна зур бүләк белән бүләкләнделәр – «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале. Ирле-хатынлы Тукай районында туып үскәннәр. Гайнутдин Хайрутдинович 35 ел колхоз «Кама» да водитель булып эшләгән һәм күп төрле бүләкләр белән бүләкләнгән. Шуларның берсе: «Вертеран труда» медале.
Башлану вакыты 12:00 сәг., тәмамлана 18:00 сәг.
Баулы районы Татар Томбарлысы авылында яшәүче Асыловлар гаиләсе “алтын” туйларын билгеләп үтте. Фатыйх абый һәм Фәния апа уртак тормыш юлын бер-берсенә таяныч, ышаныч булып, бер-берсен саклап, хөрмәт итеп үтәләр.
Сәг. 20:00 дә “Женщины против мужчин” дигән фильм карарбыз
Хезмәт ветераны Фәйзуллина Мәликә Сафиулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Зәй районы җитәкчелеге, авылдашлары, балалары килгән иде. Юбилярның гомер бәйрәме күтәренке күңел белән үтте.
Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Сарман районы Әлмәт авылында яшәүче Рафаэль һәм Хәния Хафизовлар гаиләсе инде 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.
Бу Олег һәм Ольга Хәбировлар гаиләсенең көтеп алынган кыз балалары - Алинәнең тууын теркәү булды. Бу гаиләгә чын күңелдән исәнлек-саулык, озын, тыныч гомер теләп калабыз.