ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2016 ел
якшәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чистай Никахлашу йортында никахны законлы теркәү тантаналы рәвештә аерым сценарий буенча барды.

Яңа өйләнешүчеләрне һәм кунакларны ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н. Белова- Реутина котлады, ул һәр гаиләдә тынычлык, мәхәббәт, килешүчәнлек һәм аңлашу булуын теләде. Балалар тавышы һәр өйдә яңгырасын, бер- береңә тугрылык, балалар турында кайгыртучанлык, өлкәннәргә ихтирамлы караш кебек асыл сыйфатлар һәр кешене бизәп торсын!


16
июль, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2016 елның 300 нче пары теркәлде. Кияү белән кәләшне чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Гаиләдә бәхет һәм мәхәббәт хөкем сөрсен! Ә 300 нче булу очрагы аларга һәрвакыт үзләренең үзенчәлекле булуын искәртеп торсын!

Әнис Зәки улы һәм Раиса Муса кызына бүген Баулы ГХАТ бүлегендә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дип исемләнгән медаль тапшырылды.Зур матур хезмәт һәм тормыш  юлы үткән Галиевлар гаиләсе бу бүләккә күптән лаек.

Күп еллар җитәкче булып эшләгән  Әнис Зәки улы  һәм бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Раиса Муса кызы күп төрле Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнгәннәр.

Кече Чирмешән елгасы буенда әхмәтлеләр гөрләтеп авыл бәйрәме уздырдылар. Ул быел яңа бизәкләр һәм төсмерләр белән баетылып, истәлек-хатирәләр, очрашу-күрешүләр, уен-көлке, җыр –биюләр белән үтте.

Әхмәтнең иң өлкән кешеләре – апалы-энеле Кәшифә апа Таҗиеваны (92 яшь) һәм Нурәхмәт абый Хәмитовны (88 яшь), яңарак кына гаилә корган Фәргать һәм Фирая Бакировларны, Ленар һәм Алинә Камаловлар гаиләсендә дөньяга килгән иң бәләкәй Әхмәт егете Даниярны  изге теләкләр белән  авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

2016 елның 16 июль көнендә Түбән Кама муниципаль районы Актлар теркәү идәрәсенең мәхәбәт залында “ Гаилә альбомы” дип исемләнгән кичә узды.

    Шушы көннәрдә Мамадыш муниципаль районының Баскан авылында Акчүрә яшьләр авылы көнен аларның элеккеге җирләрендә билгеләп үттеләр. “Акчүрә яшьләр жыены» фестивален җирле фермер Фәрит Фазлыев инициативасы белән оештырылды.

   Бу искиткеч матур бәйрәмгә барлык Баскан авыл халкы, чыгышлары белән шушы авылдан булган һәм кунакка кайткан кешеләр рәхәтләнеп  йөри.


15
июль, 2016 ел
җомга

Бәхетле әти - Султанов Элнар Айдар улы һәм әнисе - Султанова Миләүшә Робсон кызы изге рамазан аенда туган улларына Рамазан дип исем куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны беренче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде.

Яшел Үзәндә "Туй шау-шуы" булып узды. Бу өр-яңа форматтагы яшь парлар өчен чара, ул Яшел Үзән районы ГХАТ бүлеге ярдәмендә узды. “Туй шау-шуы” проект җитәкчесе һәм чараны оештыручы Камилә Татлыева иде, менә инде 6 ел дәверендә  event индустриясендә “кайный”. "Туй шау-шуы" - европа форматындагы чара, монда булачак яшь парлар алдан ук туй көненең ничек баруын курә алалар: иң мөһиме алар башыннан алып ахырына кадәр туй көнен карарга, күрергә, тоеп һәм аңлап барлык нюансларны истә тотачаклар.

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Полежаевлар гаиләсе үзләренең олуг бәйрәмнәрен бриллиант туйларын үткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыларга җылылык һәм бәхет чаткыларын сирпеп  Михаил Гаврилович  белән Ангелина Ивановна 60 ел бергә матур, тату иткәннәр. 

 2016 елның 15 июль конендә Зур Афанас авыл җирлегендә гомер итуче Роганова Миннур Шамшуар кызы 90 яшьлек юбилеен уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International