Яшел Үзәндә "Туй шау-шуы" булып узды. Бу өр-яңа форматтагы яшь парлар өчен чара, ул Яшел Үзән районы ГХАТ бүлеге ярдәмендә узды. “Туй шау-шуы” проект җитәкчесе һәм чараны оештыручы Камилә Татлыева иде, менә инде 6 ел дәверендә event индустриясендә “кайный”. "Туй шау-шуы" - европа форматындагы чара, монда булачак яшь парлар алдан ук туй көненең ничек баруын курә алалар: иң мөһиме алар башыннан алып ахырына кадәр туй көнен карарга, күрергә, тоеп һәм аңлап барлык нюансларны истә тотачаклар.
Берничә сәгать эчендә яшь парларга кияү һәм кәләшнең җыенышларыннан башлап кичке мәҗлес өстәленә кадәр күрсәттеләр. Тамашача катнашучылары кайда яхшырак зал бронировать итүне, нинди кухня һәм эчемлекләр заказ бирергә мөмкинлеген , нинди артистлар аларның туйларында чыгыш ясаый алачагын, туй күлмәген кая сатып алырга яки прокатка алуын, прическа ясатуны, менә дигән алып баручы, фото һәм видеографларны, ә иң мөһиме, өмет иткән бюдңет кысаларына сыеп туй көнен якты яктан гына истә калдырыун теләделәр, күрсәттеләр һәм сөйләделәр.