2016 елның 16 июль көнендә Түбән Кама муниципаль районы Актлар теркәү идәрәсенең мәхәбәт залында “ Гаилә альбомы” дип исемләнгән кичә узды.
Бэйрәм түрендә, күптән түгел Рубин туйларын уздырган, 8 июль “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көнендә “мәхәббәт һәм тугрылык” медале белән буләкләнгән, Ахмәтҗановлар гаиләсе иде.
ЗАГС идәрәсе белгечләре һәм элеге проектның күзәтүчесе Луиза Закир кызы ярдәмендә, Гөлүсә Нәҗиповна һәм Рафгат Мухтарович Ахмәтҗановлар үз архивларындагы фото сүрәтләрдән “Гаилә агачы” ясадылар.
Актлар теркәү идәрәсе белгечләре уе буенча, мондый бәйрәмнәрне еш уздыру бик мөһим. Әлеге бәйрәмнәр гаилә кануннарын балаларга, оныкларга тапшыру ниятен йөртә.