Актаныш районы ЗАГС бүлеге 100 нче баланы теркәү тантанасы үткәрде

2016 елның 15 июле, җомга

Бәхетле әти - Султанов Элнар Айдар улы һәм әнисе - Султанова Миләүшә Робсон кызы изге рамазан аенда туган улларына Рамазан дип исем куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны беренче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Әлеге тантанада “Ак калфак” бөтендөнья татар иҗтимагый оешмасының илебезнең төрле төбәкләреннән килгән 150 кешелек делегаты кунак булып катнашты. (Район буенча быелгы елның шушы көненә 160 бала туды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International