Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап “КАМАЗ” мәдәният сарае каршында “Гаилә маҗаралары” исемле шәһәр фестивале үткәрелде. Фестивальда 15 гаилә командасы катнашты. Гаилә эстафетасында иҗади, интеллектуаль һәм спорт биремнәре булды.
Якын вакытта никахка керергә әзерләнүче яшь парлар КСЦО "Ышаныч" психологы Миронова Элина Викторовна белән очраштылар.
2016 елның 19 июль көнендәТүбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты Актлар теркәү идәрәсендә 2000 номерлы акт язмасы теркәлде.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2016 елның 16 июле көнне гаилә тормышы юбилярларын котладылар. Моратовлар 50 ел инде гомер юлыннан кулга-кул тотынышып атлый. 1966 елның 16 июлендә аларның никах мәҗлесе була, рәсми рәвештә алар шушы ук елның 17 июлендә язылышалар.
Яңа туган сабыйлар икесе дә малай. Аларга Риназ белән Раяз дип исем куштылар. Арчалылар Раиль белән Гөлнара Шәмсетдиновлар гаиләсендә 5 яшьлек уллары Айназ үсеп килә. Шулай итеп, игезәкләр туу бу яшь гаиләне күп балалы гаиләләр рәтенә кертте. Раяз, ГХАТ бүлегендә теркәлгән 200 нче бала.
18 июль кɵнне Югары Ослан муниципаль районында “Чемпион” спорт клубы янында Татарстан Республикасының Пенсия Фонды “Ата-аналарны саклагыз!” акциясе уздырды. Билгелəнгəн вакытка спорт клубы каршына балалар, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары җыелды. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмəткəрлəре дə бу чарада катнаштылар.
2016 елның 18 июлендә Шөгер районы Яңа Иштерәк авылында, зур һәм дус гаиләдә туып үскән, бүгенге көндә Лениногорск шәһәрендә яшәүче сугыш ветераны - Ризванов Габдрауф Габдулла улына 90 яшь тулды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Скарятинский бакчасына бәйрәмгә олысы да, кечесе дә җыелды.
Иерей Сергий (Морковкин), муниципаль район мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов һәм «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге Советы депутаты Ольга Добронравова кунакларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән җылы котлап, тантаналы чараны ачып җибәрделәр.
III нче Халыкара нәфис фильм фестивале – бик мөһим вакыйга.
Өйләнешү тантанасын тагын да күркәмрәк итү өчен 16.07.16 матур датасын Бөгелмәдә 10 пар сайлады. Гаиләгә бәхет үзеннән-үзе килми. Гаиләдә бәхетне тудырырга, ясарга кирәк. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре исеменнән яшь гаиләләрне тантаналы вакыйга белән тәбриклибез. Бәхетле, ныклы һәм озын гомерле гаилә телибез.