Арча районы ГХАТ бүлегендә игезәкләр теркәлде

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

Яңа туган сабыйлар икесе дә малай. Аларга Риназ белән Раяз дип исем куштылар. Арчалылар Раиль белән Гөлнара Шәмсетдиновлар гаиләсендә 5 яшьлек уллары Айназ үсеп килә. Шулай итеп, игезәкләр туу бу яшь гаиләне күп балалы гаиләләр рәтенә кертте. Раяз, ГХАТ бүлегендә теркәлгән 200 нче бала.

Бүген сабыйларга тантаналы рәвештә туу турында таныклыклар тапшырылды һәм  ана капиталы сертификаты  алу тәртибе аңлатылды.

Хәерле, озын тормыш юлы, сезгә, сабыйлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International