Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Скарятинский бакчасына бәйрәмгә олысы да, кечесе дә җыелды.
Иерей Сергий (Морковкин), муниципаль район мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов һәм «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге Советы депутаты Ольга Добронравова кунакларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән җылы котлап, тантаналы чараны ачып җибәрделәр.
ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина гаилә корып җибәргәннәренә 40 ел тулу уңаеннан ирле-хатынлы Әхмәдиевларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырды. Рәшит Рәхимҗан улы һәм Гүзәлия Фәимша кызы яшь укытучылар булганда ук өйләнешәләр. Аларның йорты һәрвакыт дуслар белән тулы, алар менә дигән ул һәм кыз үстергәннәр. Рәшит һәм Гүзәлия Әхмәдиевларның озак еллар бергә яшәвенең сере – бер-берсен ярату һәм хөрмәт итү.
Валентина һәм Михаил Вороновлар гаилә парын да үрнәк итеп алырга мөмин. Әлеге гаиләне бәйрәм белән 3нче «Үзәк» территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Рәмис Ислямов котлады. Аларның йөрәкләре менә инде 56 ел эчкерсез мәхәббәт белән бәйләнгән. Михаил Александрович шәһәрнең Мактаулы гражданины, озак еллар суднолар ремонтлау заводы директоры булып эшләгән, ә Валентина Никифоровна – берничә буын чистайлыга белем биргән педагог.
Яшь Хәйруллиннар һәм Гатиннар гаиләләренә Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Мортазин ана капиталына дәүләт сертификатлары тапшырды.
– Балаларның тулы гаиләдә үсүләре мөһим. Алар үз әти-әниләреннән үрнәк алалар, аларга охшарга тырышалар. Баланың нинди мохиттә үсүе, яшьтән үк салынганнарның барысы да киләчәктә чагылыш табачак. Үз гаиләләрегезне саклагыз! – диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова.
Сәхнәдән әти-әниләр һәм балалар, саф мәхәббәт һәм тугрылык турында яраткан җырлар һәм, әлбәттә, һәр гаиләгә изге теләкләр яңгырады. Бәйрәм мәдәният бүлеге тарафыннан гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау бүлеге һәм иганәчеләр ярдәме белән оештырылды.
– Әлеге күркәм бәйрәмгә 2008 елда нигез салына. Россия һәрвакыт гаилә кыйммәтләрен хөрмәт итүче үзенең яшәү рәвеше белән аерылып торды. Мин зур гаиләдә үстем, шуңа күрә кеше бары гаиләдә генә чын мәгънәсендә бәхетле дип саныйм, - дип билгеләп үтте мәдәният бүлеге начальнигы Светлана Колесникова.
Декоратив иҗат буенча мастер-класста һәр бала изге Петр һәм Феврония курчакларын ясый алды.
Ротонда территориясендә «Минем әтием иң яхшысы!» дигән конкурс оештырылды.
Күңелле уеннарда әтиләр дә, балалар да катнаштылар. Грызуновлар гаиләсе шәһәрдә үткәрелгән барлык гаилә конкурсларында актив катнаша, бу юлы аларга бәхет елмайды. Сергей улы Михаил компаниясендә тапкырлык, үҗәтлек һәм кыюлык күрсәтеп, иң яхшы әти исеменә лаек булды. Антон Соловьев Роман белән бергә – икенче, Денис Лоскутов Даниил белән өченче урыннарга лаек булдылар.
Гаилә бәхетенең уникаль рецепты юк диләр, әмма гаиләдә үзара аңлашу һәм хөрмәт булганда һәр көн шатлык китерә.
Үз гаилә серләре белән Холодениннар гаиләсе уртаклашты.
– Иң мөһиме – бер-береңә ышану, бер-береңне аңлау һәм, әлбәттә, ярату. Гаиләдә кемдер юл куярга тиеш, шул вакытта гына мөнәсәбәтләрне төзергә җиңелрәк була, – диләр бергә 8 ел яшәүче Луиза һәм Константин.