18 июль кɵнне Югары Ослан муниципаль районында “Чемпион” спорт клубы янында Татарстан Республикасының Пенсия Фонды “Ата-аналарны саклагыз!” акциясе уздырды. Билгелəнгəн вакытка спорт клубы каршына балалар, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары җыелды. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмəткəрлəре дə бу чарада катнаштылар.
Бəйрəмдə рəсемгə тɵшергə телəүчелəргə профессиональ рəсемгə төшерүчелəр үзлəренең хезмəтлəрен күрсəттелəр һəм югары осланлыларның гаилə фоторəсемнəрен соц.челтəрлəргə җибəрделəр.
Бəйрəмнең кульминациясе сабын куыгы фестивале иде.Балалар белəн бергə олылар да бик тырышып уйнадылар.Алар өргəн сабын куыклары кояш нурлары астында бик матур искиткич күренделəр.Килгəн кунакларның күңеллəре күтəренке,аларга рəхəт. Мондый матур бәйрәмнəр ешырак булсын иде!