Яр Чаллы шәһәрендә “Гаилә маҗаралары” фестивале

2016 елның 19 июле, сишәмбе

        Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап “КАМАЗ” мәдәният сарае каршында “Гаилә маҗаралары” исемле шәһәр фестивале үткәрелде. Фестивальда 15 гаилә командасы катнашты. Гаилә эстафетасында иҗади, интеллектуаль һәм спорт биремнәре булды.

        Беренчелектә “Аккош” гаилә командасы Хакимуллиннар булса, икенче урынны Шагиевлар гаиләсе, өченче урынны Абашевлар гаиләсе яулады.

        Барлык катнашучыларга һәм җинүчеләргә диплом, бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International