90 яшьлек юбилей

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

2016 елның 18 июлендә Шөгер районы Яңа Иштерәк авылында, зур һәм дус гаиләдә туып үскән, бүгенге көндә Лениногорск шәһәрендә яшәүче сугыш ветераны - Ризванов Габдрауф Габдулла улына 90 яшь тулды. Тормыш иптәше белән 63 ел бергә торып алар өч ир бала үстергән, онык һәм оныкчыкларына ярдәм итеп яшиләр. Бу көнне ул якыннары, коллегалары һәм шәһәребезнең администрациясе вәкилләреннән күпләгән котлау сүзләре ишетте. Саулык-сәламәтлек сезгә кадерле ветераныбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International