Бөгелмәдә өйләнешүче парлар өчен матур дата – 16.07.16

2016 елның 17 июле, якшәмбе

Өйләнешү тантанасын тагын да күркәмрәк итү өчен 16.07.16 матур датасын Бөгелмәдә 10 пар сайлады. Гаиләгә бәхет үзеннән-үзе килми. Гаиләдә бәхетне тудырырга, ясарга кирәк. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре исеменнән яшь гаиләләрне тантаналы вакыйга белән тәбриклибез. Бәхетле, ныклы һәм озын гомерле гаилә телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International