Кече Чирмешән елгасы буенда әхмәтлеләр гөрләтеп авыл бәйрәме уздырдылар. Ул быел яңа бизәкләр һәм төсмерләр белән баетылып, истәлек-хатирәләр, очрашу-күрешүләр, уен-көлке, җыр –биюләр белән үтте.
Әхмәтнең иң өлкән кешеләре – апалы-энеле Кәшифә апа Таҗиеваны (92 яшь) һәм Нурәхмәт абый Хәмитовны (88 яшь), яңарак кына гаилә корган Фәргать һәм Фирая Бакировларны, Ленар һәм Алинә Камаловлар гаиләсендә дөньяга килгән иң бәләкәй Әхмәт егете Даниярны изге теләкләр белән авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бакча тутырып аллы-гөлле чәчәкләр үстерүче Алмаз һәм Диләрә Билдановларның йорт-җире авылның иң төзек һәм матур хуҗалыгы дип игълан ителде, алар да бүләккә лаек булды.