Тукай районында «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тантанасы

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

   Тукай районы Биюрган авылында 55 ел бергә бәхетле гаилә корып яшәүче Гайнутдин Хайрутдинович һәм Минемагфия Салиховна зур бүләк белән бүләкләнделәр – «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале. Ирле-хатынлы Тукай районында туып үскәннәр. Гайнутдин Хайрутдинович 35 ел колхоз «Кама» да водитель булып эшләгән һәм күп төрле бүләкләр белән бүләкләнгән. Шуларның берсе: «Вертеран труда» медале.

Минемагфия Салиховна, гөмер юлын 14 яштәнүк башлаган, 20 ел колхозда эшләгән. 1961 елның Биюрган авылында яшь парга беренче Туй үткәргәннәр. Тукай районы өчен бу бик зур тантана булган. Гаилә 4 бала үстергәннәр, ә балалары 7 онык һәм 4 оныкчык бүләк иткәннәр. Хайрутдиновлар бик тырыш һәм кунакчыл гаилә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International