Баулы районы Татар Томбарлысы яшәүче Асыловлар гаиләсе “алтын” туйларын билгеләп үтте

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Баулы районы Татар Томбарлысы авылында  яшәүче Асыловлар гаиләсе  “алтын” туйларын билгеләп үтте. Фатыйх абый һәм Фәния апа уртак тормыш юлын бер-берсенә таяныч, ышаныч булып, бер-берсен саклап, хөрмәт итеп үтәләр.

Юбилярлар гомер буе “Берлек” совхозында алдынгылар сафында булып, Фатыйх абый шофер, ә Фәния апа сыер савымчы булып эшләгәннәр. Фидакарь хезмәтләре өчен  күп төрле Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр. Алар бүген дә тик утырмыйлар – умарта тоталар, мал асрыйлар, бакча үстерәләр.

Асыловлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, әле инде оныклары куандыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International