Мөслим районында “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшыру

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Еллар аша тормыш авырлыкларын үтеп, мәхәббәтләрен саклап кала алган ныклы гаиләләр, әлбәттә, хөрмәткә, игътирам һәм үрнәк алуга гына түгел, бүләкләнүгә дә лаек. Мөслим районында да мондый гаиләләр аз түгел, быел “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә районның иң матур һәм ныклы гаиләләреннән берсе –Яңа Сәфәр авылыннан Нуруллиннар гаиләсе тәкъдим ителде.

14 июль көнне Мөслим муниципаль районының “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален Мөслим муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе А.М. Әхмәтҗанов тапшырды. Миңнулла Нурулла улы һәм Хәмдия Рәхмәтулла кызы Нуруллиннар – күпләр өчен тиңләшергә лаек кешеләр. Нуруллиннарны тәбрикләргә балалары, туганнары һәм авылдашлары килгән иде.

Нуруллиннар үзләре турында сөйләделәр һәм җылы, дустанә мөнәсәбәтләрне еллар дәверендә саклап калу серләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International