Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Сарман районы Әлмәт авылында яшәүче Рафаэль һәм Хәния Хафизовлар гаиләсе инде 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның. Ярты гасыр бер-берсенә таяныч, терәк булып гомер кичерүче парны бу матур вакыйга – алтын туйлары белән Әлмәт авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре котлады.
Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган Хафизовлар гаиләсенә алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмавын, балалар һәм оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз.