Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 550 сабый теркәлде: 263 малай һәм 287 кыз. Иң кечкенә бала 740, ә иң зуры – 4870 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 42 яшь.
Бу атнада иң популяр исемнәр Александр, Михаил, Алиса, Сабина, Артур, Ясмина, Илья, Азалия. Сирәк очрый торган исемнәр Сильвия, Леон, Яромир, Сарина, Эрнест, Ариэлла, Джаухария.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 360 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 18 ел, иң олы кияүгә – 59, каләшкә – 61 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.