Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының Актлар теркәү идәрәсе “ Түбән Кама мин яратам сине” бәйгесенә махсус бүләк оештырды.

2016 елның 15 июле, җомга

       Үзенең туган көненә һәм шәһәребезнен 50 еллыгына багышлап, “MoyNizhnekamsk” өстәмәсе “Түбән Кама мин яратам сине” дип исемләнгән бәйге оештырды.

        Бәйге 2016 елның 15 июль көнендә нәтиҗәләнде. Җюри, аның составына кергән Актлар теркәү идәрәсенең җитәкчесе Б.И. Махотина, 25 җибәрелгән видеоязмалардан иң лаеклыларын сайлады. Беренче урынны Түбән Кама тавышларын чыгарган битбоксер Ифтихор Алидодов яулады.

      Актлар теркәү идәрәсе үз ягыннан махсус бүләк оештырды. Бэлла Махотина , язмалар караган вакытта ук, Рагимовлар гаиләсенең шәһәребезгә мәхәббәт белдерүен күңеленә якын күрде. Тукай паркында узган бәйрәм кыссаларында Бэлла Ивановна гаиләгә рәхмәт сүзләре әйтеп, балалар кибетенә сертификат һәм гаилә сервизы бүләк итте.

     Актлар теркәү идәрәсе җиңүчеләрне һәм катнашучыларны тагын бер кат шәһәребезнең 50 еллык юбилее белән тәбрикли. Әлеге ел барыбызга да шатлык, бәхет, илгә тынычлык китерсен дигән теләктә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International