Нурлатлылар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Кичен нурлатлылар янә үзәк мәйданга – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан оештырылган бәйрәм концертына ашыктылар. Бәйрәмдә район гаилә фотоконкурсы нәтиҗәләрен тупладылар. Чарада 55, 40 һәм 5 ел элек 8 июль  көнендә язылышкан парлар катнаштылар. Аларга район башлыгы Равил Кузюров исеменнән котлаулар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм җырлар һәм биюләр белән дәвам итте. Балалар өчен төрле бәйгеләр, ярышлар оештырылган иде.Әнә шулай, бәйрәмне нурлатлылар бердәм булып, матур традицияләр белән үткәрделәр, зур гаиләдә сыман.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International