8 июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Апаста «Аерылуларсыз көн” акциясе узды. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре урамда халык белән очрашты, тигез, матур тормыш, саф мәхәббәт теләде, бер-берләренә юл куеп яшәргә өндәде. Шулай ук парлар арасында сораштырулар үткәрелде, аерылуның иң киң таралган сәбәпләрен ачыкланды.