2016 нчы елның 13 нче июлендә Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 9 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Чараны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы ачып җибәрде. Үзенең котлаулары белән һәм районыбызның эшләренә актив катнашырга өндәп “Яшь гвардия” иҗтимагый-сәяси оешма җитәкчесе Юртаева Гүзәл чараны дәвам итте. Аннары Кукмара Район Советы аппараты җитәкчесе Гаянова Резедә Нурислам кызы төп документ – паспорт тапшырды, УФМС бүлеге белгече Баймакова Алсу Расим кызы аңа ярдәмгә килде. Яшьләрне шулай ук туганнары һәм якыннары да котлады.