“Гомер бүләк ит миңа”

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Шушындый лозунг астында Балык Бистәсе муниципаль районының хастаханәсендә ачык ишекләр көне узды. Чараның төп оештыручылары: гражданлык хәле актын теркәү бүлеге, район үзәк хастаханәсе, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, район мәгариф бүлеге, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәре булды.

Акция гаиләләрне яклау һәм гореф-гадәтләрен яклауга юнәлтелгән.

Чараның төп катнашучылары булып районыбызның 1 нче гимназия һәм 2 нче мәктәптә укучы, балигъ булмаган яшьүсмерләр иде.

Районыбыз башлыгы урынбасары Илнур Галим улы Ибрагимов һәрберсен сәламләп, иртә әни булуның ни дәрәҗәдә җаваплылыгы турында сөйләде.

Чараны оештыручылар аерым һәрберсе, иртә әни булу, бала төшерү һәм балигъ булмаганнарның законлы никахлашуының, үз өлкәсенә кагылышлы якның, юридик җаваплылыгы белән таныштырды.

Азакта, халыкны социаль яклау бүлеге психологы катнашучылар белән тренинг үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International