10 ел - Аккургаш туй!

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

      Ютазы районы Урыссу авылында яшәүче Зилә һәм Марат Фаздуллиннар Аккургаш туйларына якынлашып киләләр. “Тиздән бергә яшәүбезгә 10 ел якынлашса да, сөю-мәхәббәт хисләребез гел элеккечә, баллы айларыбыздагы кебек“,- диләр алар. Инде ике йөрәк җимешләре үсеп килә, яңа зур йортларының тәрәзәләреннән бәхет сибелеп тора. Аларны бу юбилейлары белән 8 июль көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International